Утлар яна, уйлар сыман,
Такси көтеп басып торам.
Барыр җирем юк та сыман,
Бер максатсыз юлга чыгам.
Таксист, таксист, ник дәшмисең,
Юл бәясен әйтче, белим.
Һәр адымга бу тормышта
Мин бит үзем, үзем түлим.
Ялгышыма, уңышыма
Фәкать үзем, үзем түлим.
Һәр кешегә бу тормышта
Түләнмәгән бәхет телим.
Бәяләрнең үскән чагы,
Син әйтмәсәң — каян белим?
Шатлыгыма һәм кайгыма
Мин һәрвакыт үзем түлим.
Таксист, таксист, юк эндәшмә,
Сүзләр миңа кирәк түгел.
Машинаңны тизләт, әйдә,
Үз үземнән качам бүген.
Бу җыр Зөлфәт Зиннуров репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 27/09/2025 - 21:17
«
»
