Күк күгәрчен уйнатам ла,
Күккә менгәч югалтам;
Насыйп булса кавышырбыз дип,
Үз күңелемне юатам.
Күгәрчен алда,
Оялары пыяла;
Күгәрченнәр кебек гөрләп
Яшик, дуслар, дөньяда.
Күк күгәрчен бодайда,
Минем җаныем кайда?
Син җаныйны уйлый-уйлый
Бик саргайдым бу айда.
Күгәрчен гөрлидер,
Язын, көзен белмидер;
Безне дошманнар сөйлидер,
Ни күрәсен белмидер.
Чыктым кырның читенә,
Туйдым чәчәк исенә;
Даим, даим, сәгать саен
Сез төшәсез исемә.
Күгәрчен гөрлидер
Мәчет манарасында;
Ниләр килеп, ниләр китми
Яшьлек заманасында.
Күгәрчен булса идем мин,
Күктә уйнар идем мин;
Синең сөймәсеңне белсәм,
Күптән үләр идем мин.
Күгәрчен гөрлидер
Гөл бакчасы ояда:
Кемнәр ярын кемнәр сөйми
Бу вафасыз дөньяда.