Карасаң карамасаң да, булмастыр инде табып,
Вакланыплар беттеләр шул ир-ат дигән бу халык.
Әбиләрне дә уздыра гайбәт кенә сүзләре,
Ишетә күрмәсеннәр дип караналар үзләре.
Эх, безнең ата-бабалар була белгән чын ир-ат,
Тоткан тормыш дилбегәсен, шәп итеп кулга урап.
Ә бездән ул дилбегәләр ычкынды әллә кайчан,
Әллә кемнәр булган булып йөрмик инде ичмасам.
Әгәр дә кемгә булса да кылсаң берәр изгелек,
Гел исенә төшерәсең: син тиеш дигән кебек.
Батыр да дисең үзеңне, акыллы да саныйсың,
Ә үзең хатыныңа да каршы дәшә алмыйсың.
Эх, безнең ата-бабалар була белгән чын ир-ат,
Тоткан тормыш дилбегәсен, шәп итеп кулга урап.
Ә бездән ул дилбегәләр ычкынды әллә кайчан,
Әллә кемнәр булган булып йөрмик инде ичмасам.
Үткәрәбез түгел микән әрәм итеп гомерне,
Исем китеп уйлап куям: ир-атмы без, түгелме?
Эх, безнең ата-бабалар була белгән чын ир-ат,
Тоткан тормыш дилбегәсен, шәп итеп кулга урап.
Ә бездән ул дилбегәләр ычкынды әллә кайчан,
Әллә кемнәр булган булып йөрмик инде ичмасам.
Ә бездән ул дилбегәләр ычкынды әллә кайчан,
Әллә кемнәр булган булып йөрмик инде ичмасам…
