Нәрсәгә ышандым икән,
Эх, үзем дә бер дурак.
Иртәгә китерәм диеп,
Алды йөз тәңкә сорап.
Иртәгә китерәм дидең.
Ник булмады — әйт әле?
Төшләрдә уянып китәм,
Уйлап шул йөз тәңкәне.
Үзәккә үттең инде, үзәккә,
Миңа да бит әллә каян
Килми дә ул йөз тәңкә,
Бөтенесе исәптә.
Үзәккә үттең инде, үзәккә,
Бирде дип уйлыйсың әллә
Йөз тәңкәне бүләккә?
Кая минем йөз тәңкә?
Таб(а) алмагач, бирәм диеп,
Нигә шулай алдыйсың?
Әллә бар дип беләсеңме
Миндә Әндри казнасы?
Көне буе сине көтәм
Күзләремне тутырып.
Эх, яшәсәң ярар иде
Тиеннәргә чукынып.
Үзәккә үттең инде, үзәккә,
Миңа да бит әллә каян
Килми дә ул йөз тәңкә,
Бөтенесе исәптә.
Үзәккә үттең инде, үзәккә,
Бирде дип уйлыйсың әллә
Йөз тәңкәне бүләккә?
Кая минем йөз тәңкә?
Үзәккә үттең инде, үзәккә,
Миңа да бит әллә каян
Килми дә ул йөз тәңкә,
Бөтенесе исәптә.
Үзәккә үттең инде, үзәккә,
Бирде дип уйлыйсың әллә
Йөз тәңкәне бүләккә?
Кая минем йөз тәңкә?
