Яшәүләре әйбәт әле

Кыю гына басып яңа көнем килә,
Иртәдән үк балкып алтын кояш көлә.
Уяна бар дөнья, елмая һәммәсе,
Күләгәдә качып йоклап ята мәче.

Бүген дә көн шулай үтәр, иртәгә дә үтәчәк,
Яшәүләре әйбәт әле, бар да бик тә шәп.

Умартаны эшчән кортлар сырып алган,
Яңалыгын сөйли кызчык радиодан.
Күмәч салып кайта бер үсмер бала,
Тәмле итеп аны тешләп-тешләп ала.

Бүген дә көн шулай үтәр, иртәгә дә үтәчәк,
Яшәүләре әйбәт әле, бар да бик тә шәп.

Керләр элеп куйды матур апай чыгып,
Аннан тузан ярып китте матай узып.
Килә төтен исе: мунча яга кемдер,
Әкрен генә шулай үтә икән гомер.

Бүген дә көн шулай үтәр, иртәгә дә үтәчәк,
Яшәүләре әйбәт әле, бар да бик тә шәп.
Яшәүләре әйбәт әле, бар да бик тә шәп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »