Төнге урамнарны урап аргач,
Керә идек кайчак соңарып.
Соңгы бокал кирәк булмаса да,
Калмый идек гел дә югалып.
Әй, син, бармен, зинһар, ашыкма,
Нәрсә кирәк диеп сорама.
Әй, син, бармен, ник ялгызың диеп,
Йөрәгемә яра син салма.
Сырасын да, татлы шәрабен дә
Без күтәрдек бергә булганда.
Бер тәме юк бүген шәрабләрнең,
Сез булмагач, дуслар, янымда.
Әй, син, бармен, зинһар, ашыкма,
Нәрсә кирәк диеп сорама.
Әй, син, бармен, ник ялгызың диеп,
Йөрәгемә яра син салма.
Бер ялгызым бүген сырасын да,
Шәрабен дә килми эчәсем.
Еракларда калган чын дусларга
"Кайда сез?" —дип килә әйтәсем.
Әй, син, бармен, зинһар, ашыкма,
Нәрсә кирәк диеп сорама.
Әй, син, бармен, ник ялгызың диеп,
Йөрәгемә яра син салма.
Йөрәгемә яра син салма…
