Казанымда таң беленгән чакта,
Яктырганда Кабан артлары,
Әллә нинди изге дога укып,
Уза сыман мәчет картлары.
Мин яратам Казан урамнарын
Айлы төндә урап кайтырга!
Күпме генә биек өйсәләр дә,
Барыннан да өстә ай тора…
Казанымда таң беленгән чакта,
Кабынганда утлар өйләрдә,
Ак әбиләр бәет яза сыман,
Каләм манып моңлы көйләргә.
Мин яратам Казан урамнарын
Айлы төндә урап кайтырга!
Күпме генә биек өйсәләр дә,
Барыннан да өстә ай тора…
Казанымда таң беленгән чакта,
Кузгалганда кыйбла җилләре,
Күктән безгә азан килә кебек,
Нурга күмеп безнең җирләрне.
Мин яратам Казан урамнарын
Айлы төндә урап кайтырга!
Күпме генә биек өйсәләр дә,
Барыннан да өстә ай тора…
Күпме генә биек өйсәләр дә,
Барыннан да өстә ай тора…
