Язлар көтәм …
Әле күңелемдә,
Көзләр алып килер моң гына.
Кыр казлары оча җылы якка,
Озатырга чыктым, тын гына.
Көзләр җитә, тагын көзләр җитә,
Ут-ялкындай балан кызара!
Кыр казлары оча җылы якка,
Каңгылдашып кына үз-ара.
Кыр казлары оча җылы якка,
Каңгылдашып кына үз-ара.
Күл буйлары моңсу бер тынлыкта,
Яр буенда калды ак каурый.
Кыр казлары оча җылы якка,
Канатларын искән җил тарый.
Көзләр җитә, тагын көзләр җитә,
Ут-ялкындай балан кызара!
Кыр казлары оча җылы якка,
Каңгылдашып кына үз-ара.
Кыр казлары оча җылы якка,
Каңгылдашып кына үз-ара.
Сагышлана микән киткән кошлар,
Саубуллашып очкан чагында!?
Язлар җитү белән алып кайтсын,
Уңай җилләр сезне, тагын да!
Көзләр җитә, тагын көзләр җитә,
Ут-ялкындай балан кызара!
Кыр казлары оча җылы якка,
Каңгылдашып кына үз-ара.
Кыр казлары оча җылы якка,
Каңгылдашып кына үз-ара.