Илен саклап һәлак булса ирләр,
Тәне калса сугыш кырында,
Җаны кайта икән һәр яз саен,
Әверелеп тургай җырына.
Сугыш кырларыннан кайтмый калган
Якташларны искә алыгыз.
Тургай сайраганны тыңлагыз да
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз!
Якташларым диңгез төпләренә,
Сазлык мүкләренә ятканнар.
Кайта алмый, читтә, әсирлектә
Мәңгелеккә урын тапканнар.
Сугыш кырларыннан кайтмый калган
Якташларны искә алыгыз.
Тургай сайраганны тыңлагыз да
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз!
Туплар шартлап, сезне күккә чөйгән,
Соңгы биеклекне алганда.
Ирләр, илен саклап, исемен җуйган
Уртак каберләргә салганда.
Сугыш кырларыннан кайтмый калган
Якташларны искә алыгыз.
Тургай сайраганны тыңлагыз да
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз!