Алмадың, юк, миннән мәхәббәтне,
Алып киттең бары үзеңне.
Алмадың, юк, телләремдә калган
"Онытмады" дигән сүземне.
Бөтенесе миндә калды,
Йөрәккенәм тулы, туп-тулы.
Мәхәббәтнең миннән бер ничек тә
Котылырга юк шул, юк юлы.
Алмадың, юк, икәү баккан күкне,
Безне сыендырган каенны.
Һәр бер сыры аның йөрәгемә
Сиңа җырым булып каелды.
Бөтенесе миндә калды,
Йөрәккенәм тулы, туп-тулы.
Мәхәббәтнең миннән бер ничек тә
Котылырга юк шул, юк юлы.
Алмадың, юк, йөрәгемдә минең
Изге булып калган сыныңны,
Сызландыргыч кына бәхетемне,
Кырыч назны — салкын җылыңны.
Бөтенесе миндә калды,
Йөрәккенәм тулы, туп-тулы.
Мәхәббәтнең миннән бер ничек тә
Котылырга юк шул, юк юлы.