Көзнең салкын әче җиле
Үтә бит үзәгемә.
Япа-ялгыз торып калдың
Сагышлар үзәгендә.
Көннәрем үтә газаплы
Язларны көтеп кенә.
Куандыр мине, шатландыр
Тик китмә үтеп кенә.
Ялгызлыкны сөйми тормыш,
Яшәү яме — парлылар!
Адашканнар байтак әле
Шуңа микән зарлылар?
Көннәрем үтә газаплы
Язларны көтеп кенә.
Куандыр мине, шатландыр
Тик китмә үтеп кенә.
Кичәге ярсу йөрәкләр —
Моң-зарга калса ялгыш:
Бәхеткәйләр өзелмәсен,
Аерма безне язмыш!
Көннәрем үтә газаплы
Язларны көтеп кенә.
Куандыр мине, шатландыр
Тик китмә үтеп кенә.
Бу җыр Мәдәния Акчурина репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 30/09/2025 - 01:55
«
»