Бүген дә кичәгедәй
Офыкка таң ут якты.
Тәрәзәм каршындагы
Сиреньнәргә нур ятты.
Бүген дә кичәгедәй
Син килдең күңелемә —
Алсу таң белән генә,
Сиреньнәр белән генә.
Бүген дә кичәгедәй
Онытып булмас тагын
Синең, минем һәм дөньяның
Уналты яшьлек чагын.
Бүген дә кичәгедәй
Шаулады кырда арыш,
Шаулады кырда иген,
Шаулады кырда ярыш.
Бүген дә кичәгедәй
Шаулады кара урман.
Ак канатлы самолетлар
Очтылар безнең турдан.
Бүген дә кичәгедәй
Очраттым сине тагын
Синең, минем һәм дөньяның
Уналты яшьлек чагын.
Бүген дә кичәгедәй
Авылда ыгы-зыгы,
Кемгә эшнең авыры,
Кемгә эшнең кызыгы.
Бүген дә кичәгедәй
Көн үтеп китте шулай.
Ул миңа никтер бик якын
Һәм бик ерак та бугай.
Чөнки мин кичәгедәй
Очраттым бүген тагын
Синең, минем һәм дөньяның
Уналты яшьлек чагын.