Малай чаклар, ялан тәпи вакыт,
Ертык күлмәк, тишек ыштаннар.
Кычытканнар, шайтан таяклары —
Һәммәсе дә зәһәр дошманнар.
Эх, әнкәй, эх, әнкәй,
Үч зур иде, көчләр бәләкәй,
Үч зур иде, көчләр бәләкәй.
Яшьлек тулды безнең күкрәкләргә,
Җыйды яшьлек күпме дусларын.
Дошманнар да, куштаннар да тынды,
Беләкләрдә безнең көч барын.
Эх, әнкәй, эх, әнкәй,
Көч зур булган, үчләр бәләкәй,
Көч зур булган, үчләр бәләкәй.
Олыгайдык, олы үчләр кайтты,
Алыш бара көрәш кырында.
Алышабыз, кат-кат салышабыз
Бер селтәүдә егар урында.
Эх, әнкәй, эх, әнкәй,
Үчләр бик зур, көчләр бәләкәй,
Үчләр бик зур, көчләр бәләкәй.
Эх, әнкәй, эх, әнкәй,
Үчләр бик зур, көчләр бәләкәй,
Үчләр бик зур, көчләр бәләкәй.
Үчләр бик зур, көчләр бәләкәй…
Үчләр бик зур, көчләр бәләкәй…
