Төшләремдә һаман сугыш бара

Без җиңмәдек бу сугышта,
Җиңелмәдек тә кебек.
Куелган хәрби бурычны
Намус белән үтәдек.
Унсигез яшь иде безгә
Ут эченә кергәндә.
Тау-ташлар да комлы чүлләр,
Ачлы-туклы йөргәндә.

Сугыш инде күптән бетте,
Утыз еллап вакыт үтте.
Күңелемдә генә тирән яра,
Төшләремдә һаман, төшләремдә һаман,
Төшләремдә һаман сугыш бара.

Кемдер янды, яраланды,
Яртылаш исән калды.
Язмышлардан узмышлар юк,
Күбебез ятып калды.
Утны кичеп туган якка
Кайтты кыю егетләр.
Чәчләр дә чал, уйлы караш,
Акланмаган өметләр.

Сугыш инде күптән бетте,
Утыз еллап вакыт үтте.
Күңелемдә генә тирән яра,
Төшләремдә һаман, төшләремдә һаман,
Төшләремдә һаман сугыш бара.

Еракларны әйләнгәндә
Күрәм моңсу һәйкәлләр.
Очларында кызыл йолдыз,
Өзелгән яшь гомерләр.
Зарланмыйк әле тормыштан,
Исән-сау гомер итик.
Үлгәннәрнең каб(е)рен белеп,
Алар өчен дә яшик.

Сугыш инде күптән бетте,
Утыз еллап вакыт үтте.
Күңелемдә генә тирән яра,
Төшләремдә һаман, төшләремдә һаман,
Төшләремдә һаман сугыш бара.
Төшләремдә һаман, төшләремдә һаман,
Төшләремдә һаман сугыш бара…

/ Җыр совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган (1989-2019) /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »