Зоопарк

Зоопарк уртасында бастым да каттым үрә,
Миңа төбәлгән күзләрдә таныш йөзләрне күрәм.
Ач арыслан арлы-бире майлы калҗа күзли,
Бер сайлы икенчесенең сыртыннан бөрчә эзли.

Карап торсаң, кешеләр күк: берсе ач, берсе куркак,
Читлек эчендә кайнаша, менә шундый зоопарк.

Рәшәткәгә тешен кайрый ялгыз бүре, ит сорап,
Үз тавышына кинәнеп попугай сайрый: "куа-куа-куа".
Су астына башын тыккан, берни күрми бегемот,
Артына китереп типсәң дә, һич карамас борылып.

Кешеләрне карап торам: хәйләкәр, озын колак,
Куштандыр да ямьсез: натуральный зоопарк.

Ата маймыл кеше булган: башын кашый уйланып,
Күкне гизгән чагын саг(ы)на парлы бөркет, уянып.
Юлбарыслар каршысында аюлар тора биеп,
Нәкъ кеше сыман хайваннар, дөнья зоопарк кебек.

Карап торам, хәйран калып, кемнең кемлеген күреп,
Кайбер кеше хайван сыман, хайваннар кеше кебек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »