Ярларына кайтты елга,
Яшелләнде киң ялэн.
У реал тауда күксел томан,
Әллә шуңа моңланам…
Үтә айлар, көтә Зәйләр,
Суларында йөзалмыйм.
Урсал тауга карлар яуган,
Барам инде, түзалмыйм.
Яшьнәп яшеннәр көйдерсә,
Яңгырда калып чылан.
Урсал тауда кара урман,
Керсәм чыгалмам сыман.
Үтә айлар, көтә Зәйләр,
Суларында йөзалмыйм.
Урсал тауга карлар яуган,
Барам инде, түзалмыйм.
Көзләр килде, төсләр төрле —
Алтын бизәк ай гынам!
Урсал тауны сары сарган,
Әллә шуңа кайгырам.
Үтә айлар, көтә Зәйләр,
Суларында йөзалмыйм.
Урсал тауга карлар яуган,
Барам инде, түзалмыйм.
Бу җыр Салават Фәтхетдинов репертуарында бар
«
»