Көнбагышлар, көнбагышлар,
Җилгә очсын сагышлар.
Кайларда гына булсак та,
Йөртә безне язмышлар.
Сары төстә басуларда
Чәчәк ата көнбагышлар.
Җылы-назлы нур бөркелә,
Тарала сагышлар.
Сары төсне сагыш диләр,
Мин сагышка тиңләмим.
Сагыш, борчу, кайгыларны
Беркемгә дә теләмим.
Сары төстә басуларда
Чәчәк ата көнбагышлар.
Җылы-назлы нур бөркелә,
Тарала сагышлар.
Көнбагышка гашыйк мин,
Таҗлары дулкын-дулкын.
Алар башын игән чакта
Йөрәгем тулы ялкын.
Сары төстә басуларда
Чәчәк ата көнбагышлар.
Җылы-назлы нур бөркелә,
Тарала сагышлар.
Тарала сагышлар…
Бу җыр Гүзәл Уразова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 04/10/2025 - 19:22
«
»
