Зарыгыплар көтәм, ни диярсең икән,
Әйтәм, дисең, җавабыңны иртәгә.
Ышанасы килә, бул үземә генә,
Карый күрмә, җаныкаем, бүтәнгә.
Булмас инде, булмас, гомергә дә булмас
Күңелемнең сине сөеп туясы.
Яшиселәр килә синең өчен генә,
Синнән башка нигә соң ул дөньясы.
Узмый бер дә вакыт, йөрәк яна ярсып,
Мөлдерәмә тулып ташый хисләрем.
Ышанасым килә, юк иде лә бер дә
Иртәгә без шулай өзелеп көткәнем.
Булмас инде, булмас, гомергә дә булмас
Күңелемнең сине сөеп туясы.
Яшиселәр килә синең өчен генә,
Синнән башка нигә соң ул дөньясы.
Яшәүләргә җирдә, икебезгә бергә,
Ни җитә соң, бәгырькәем, ни җитә.
Эх, ялгыша күрмә, ышанасы килә,
Синең җавабың илтер дип бәхеткә.
Булмас инде, булмас, гомергә дә булмас
Күңелемнең сине сөеп туясы.
Яшиселәр килә синең өчен генә,
Синнән башка нигә соң ул дөньясы.
