Чәчәк атсын сөю

Категория: көе һәм сүзләре

Шомырт чәчәгенең хуш исенә
Йөрим урамнарда исереп.
Бергә булган мизгелләребезне
Күңелемдә искә төшереп.

Чәчкәләрдәй чәчәк атса иде
Сөюебез безнең яшәреп.
Булсаң иде тормыш юлларымда
Җаным минем диеп дәшәрлек.

Килсәң иде шомырт чәчәкләре
Ак таҗларын җиргә сипкәндә.
Түзәр микән газиз йөрәккәем
Битемнән син назлап үпкәндә.

Чәчкәләрдәй чәчәк атса иде
Сөюебез безнең яшәреп.
Булсаң иде тормыш юлларымда
Җаным минем диеп дәшәрлек.

Түзәр микән йөрәк хисләренә,
Сине күреп тынсыз мин калсам.
Бар дөньям да онытылыр төсле
Кочагыңа әгәр син алсаң.

Чәчкәләрдәй чәчәк атса иде
Сөюебез безнең яшәреп.
Булсаң иде тормыш юлларымда
Җаным минем диеп дәшәрлек.
Булсаң иде тормыш юлларымда
Җаным минем диеп дәшәрлек…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »