Тормышның бар авырлыгын
Җиңә туган татулыгы.
Бәхет бит ул җир йөзендә —
Дус-туганнарның барлыгы.
Яшәү матур бергә чакта,
Бәхет-шатлык көтә алда.
Кайгы-хәсрәтләр югала,
Туганнарым булса янда.
Туганнарым, бергә-бергә
Насыйп булсын яшәү безгә.
Тату булып киләчәктә
Яшәү язсын шушы җирдә.
Яшәү матур бергә чакта,
Бәхет-шатлык көтә алда.
Кайгы-хәсрәтләр югала,
Туганнарым булса янда.
Яшәү матур бергә чакта,
Бәхет-шатлык көтә алда.
Кайгы-хәсрәтләр югала,
Туганнарым булса янда.
Туганнарым булса янда…
Туганнарым булса янда…
Бу җыр Әлфия Тукаева репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 06/10/2025 - 08:53
«
»
