Ялгышып үзәгең өзгәнгә
Сагышың күрәмен күзләрдә.
Мәхәббәт сынала кайвакыт
Уйламый әйтелгән сүзләрдә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Моңсу карашыңнан күңел өзгәләнә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Йөрәгемне, зинһар, телгәләмә.
Күрергә тилмерәм бүген дә,
Гафу ит диямен үзеңә.
Ярату илендә адашам,
Карасам наз тулы йөзеңә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Моңсу карашыңнан күңел өзгәләнә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Йөрәгемне, зинһар, телгәләмә.
Мин сине җилләрдән саклармын,
Кертмә һич арага ятларны.
Мәңгелек булсын ул ярату,
Саклыйкчы без биргән антларны.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Моңсу карашыңнан күңел өзгәләнә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Йөрәгемне, зинһар, телгәләмә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Моңсу карашыңнан күңел өзгәләнә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Йөрәгемне, зинһар, телгәләмә.
