Һәр кеше бәхетен эзли,
Чын мәхәббәтен көтә.
Саф йөрәкләр таба ала
Тиң ярын меңнәрдән дә.
Бәхетле булу серләре
Күп түгел, гади генә.
Яратып һәм яратылып
Яшәргә кирәк җирдә.
Һәр туган таңны елмаеп
Каршы алыйк сөенеп.
Күңелдә ачу сакламый
Яшик кичерә белеп.
Бәхетле булу серләре
Күп түгел, гади генә.
Яратып һәм яратылып
Яшәргә кирәк җирдә.
Бәхетле булсаң бүлеп бир
Бер өлешен дустыңа.
Буләк иткән саен бәхет
Сиңа да арта бара.
Бу җыр Лилия Хәйруллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 08/10/2025 - 09:45
«
»
