Якты уйлар

Категория: көе сүзләре

Юллар буйлап, якты уйлар уйлап,
Туган якка кайтып килешем.
Ишетәдер кебек ак каеннар
Йөрәгемнең дәртле тибешен.

Гел шатлыктан тормый гомер юлы,
Кайчак тора тоташ сагыштан.
Андый чакта таян йөрәгеңә,
Яхшы буласына син ышан.

Челтер-челтер ага чишмә суы,
Язлар килә җиргә наз булып.
Үпкәләмик язмыш сынавына,
Куелгандыр шулай язылып.

Гел шатлыктан тормый гомер юлы,
Кайчак тора тоташ сагыштан.
Андый чакта таян йөрәгеңә,
Яхшы буласына син ышан.

Кояш балкый якты нурлар сибеп,
Гүя күктән бәхет елмая.
Һәрбер көнне якты уйдан башлап
Яшик әле шушы дөньяда.

Гел шатлыктан тормый гомер юлы,
Кайчак тора тоташ сагыштан.
Андый чакта таян йөрәгеңә,
Яхшы буласына син ышан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »