Кайтам әле авылыма,
Анда шомырт исләре.
Һич кенә дә истән чыкмый
Җәйге авыл кичләре.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Эх, шул авыл кичләре…
Йөрер идем урамында
Тальян гармун уйнатып.
Йоклап яткан авылымны,
Яшен-картын уятып.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Эх, шул авыл кичләре…
Тәүге ярым күрә калса,
Ачар идем йөрәгем.
Куеныма алып, назлап,
Бирер идем бүләгем.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Э-э-эх…
Төшсәм әгәр су буена,
Күлгә кармак салырмын.
Еллар юган сабый чакны,
Бәлки, эзен табармын.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Эх, шул авыл кичләре…
