Агым сулар ага икән,
Гомерләр үтә икән!
Мәхәббәттән сусап йөрәк,
Бәхетен көтә икән!
Агым сулар ага икән,
Гомерләр үтә икән!
Мәхәббәттән сусап йөрәк,
Бәхетен көтә икән!
Үзеңә тиң ярны гына
Сайларга кирәк икән!
Бәхетеңә язган кешең
Җир йөзендә бер икән!
Гашыйклар барасы юлны
Томаннар сара икән!
Өзелеп сөйгән ярлар да
Сагышка сала икән!
Агым сулар ага икән,
Гомерләр үтә икән!
Мәхәббәттән сусап йөрәк,
Бәхетен көтә икән!
Агым сулар ага икән,
Гомерләр үтә икән!
Мәхәббәттән сусап йөрәк,
Бәхетен көтә икән!
Үзеңә тиң ярны гына
Сайларга кирәк икән!
Бәхетеңә язган кешең
Җир йөзендә бер икән!
Тормышның юлын үткәндә
Авыр чак була икән!
Киләчәкне юрап кына
Китереп булмый икән!
Агым сулар ага икән,
Гомерләр үтә икән!
Мәхәббәттән сусап йөрәк,
Бәхетен көтә икән!
Агым сулар ага икән,
Гомерләр үтә икән!
Мәхәббәттән сусап йөрәк,
Бәхетен көтә икән!
Бәхетен көтә икән!..
Варианты песни
