Камыш әйтә — мин әйтәм

Аңлый алырмы икән мине
Елгабыз камышлары?
Аларның үз хәсрәте шул,
Үз кайгы-сагышлары,
Үз кайгы-сагышлары.

Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.
Мин — чәчләрем агара, дим,
Алар — су китә, диләр.
Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.
Мин — чәчләрем агара, дим,
Алар — су китә, диләр.

Бер дә рәхәт түгел инде,
Камышка да, миңа да.
Тик сынаулар алыр өчен
Киләбез бу дөньяга,
Киләбез бу дөньяга.

Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.
Мин — чәчләрем агара, дим,
Алар — су китә, диләр.
Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.
Мин — чәчләрем агара, дим,
Алар — су китә, диләр.

А;лый алды бугай мине
Елгабыз камышлары.
Зарларымны күмеп китте
Аккан су тавышлары,
Аккан су тавышлары.

Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.
Мин — чәчләрем агара, дим,
Алар — су китә, диләр.
Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.
Мин — чәчләрем агара, дим,
Алар — су китә, диләр.
Мин — гомерем үтә, диям (үтә диям),
Мин — чәчләрем агара, дим (агара дим).
Мин — гомерем үтә, диям,
Алар — көз җитә, диләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »