Ялгыз каен (беренче вариант)

Ялгыз каен булмый, диләр,
Ялгыз каен күлләрдә ләй;
Ялгыз каеннардан ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.

Ялгыз каен булмый, диләр,
Менә бер ялгыз каен ла;
Ялгыз каеннардан ялгыз
Иттең бит, җаныкаем.

Ялгыз каен булмый, диләр,
Була торгандыр инде лә;
Һәркемнең дә бер хәсрәте
Була торгандыр инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (13 голосов)
« »