Соң инде (дүртенче вариант)

Араларда күпме еллар ята,
Бергә үткән юллар арадан.
Безнең сөю ләззәтле дә булды
Үкенечкә калган ярадан.

Инде соң, онытылып барасың,
Тик йөрәк түрендә каласың.
Каршыма очрашып узышлый,
Томырылып борылып карасың.

Араларда күпме сагыш ята,
Бергә үткән санап елларны.
Бушап калган араларны күргәч,
Сызлар микән йөрәк, елармы?

Инде соң, онытылып барасың,
Тик йөрәк түрендә каласың.
Каршыма очрашып узышлый,
Томырылып борылып карасың.

Араларда агым сулар ята,
Ә без калдык як-як ярларда.
Үткәннәргә инде кайтып булмас,
Түземлек бир, Ходай, сабыр да.

Инде соң, онытылып барасың,
Тик йөрәк түрендә каласың.
Каршыма очрашып узышлый,
Томырылып борылып карасың.
Каршыма очрашып узышлый,
Томырылып борылып карасың…
Томырылып борылып карасың…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »