Адашкан бәхет

Категория: көе сүзләре

Тыкырыклар буйлап, адашыплар,
Бәхет эзләп кайчак йөрибез.
Бер керәбез җанга, бер чыгабыз,
Йөрәкләргә тынгы бирмибез.

Мин язмыштан сорыйм: "Бәхет белән
Безнең араларны берләштер.
Әгәр инде үзем күрми үтсәм,
Син аңардан үзең эндәштер".

Ул да безнең белән качыш уйный,
Теләгәндә генә килми дә.
Почмаклардан качып кына
Күзәтә ул, бар дип белми дә.

Мин язмыштан сорыйм: "Бәхет белән
Безнең араларны берләштер.
Әгәр инде үзем күрми үтсәм,
Син аңардан үзең эндәштер".

Ә без аны эзләп маташабыз
Караңгыда, кысык урында.
Бәхет һаман йөри бирә безсез,
Баш эчендә, күңел түрендә.

Мин язмыштан сорыйм: "Бәхет белән
Безнең араларны берләштер.
Әгәр инде үзем күрми үтсәм,
Син аңардан үзең эндәштер".

Тыкырыклар буйлап, адашыплар,
Бәхет эзләп кайчак йөрибез.
Бер керәбез җанга, бер чыгабыз,
Йөрәкләргә тынгы бирмибез.

Мин язмыштан сорыйм: "Бәхет белән
Безнең араларны берләштер.
Әгәр инде үзем күрми үтсәм,
Син аңардан үзең эндәштер.
Әгәр инде үзем күрми үтсәм,
Син аңардан үзең эндәштер…
Син аңардан үзең эндәштер…"

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »