Синең язлар

Язлар исе килә синнән,
Килгәнсең язлар белән.
Язлар ничек яшәрткәнне
Әйтмә дә, үзем беләм.
Яз кояшы кебек үзең,
Елмаеп тора йөзең.
Синең кебек яз гүзәлен
Мин эзләп таптым үзем.
Эзләп таптым үзем…

Язлар белән килдем диеп әйтмә, беләм инде.
Йөрәгемне сиңа гына ышанып бирәм инде.
Сине ничек яратканны үзем генә беләм,
Яшьлегеңнең язларына ал инде үзең белән.

Сиңа мине гашыйк иткән
Ул синең язлар икән.
Бу сөюдән башларым да
Әйләнә башлар микән?
Яшьлегемнең гүзәл чагын,
Язларын күрәм синдә.
Яшьлегемнең язы булып
Яшәсәң иде гел дә.
Гел дә…

Язлар белән килдем диеп әйтмә, беләм инде.
Йөрәгемне сиңа гына ышанып бирәм инде.
Сине ничек яратканны үзем генә беләм,
Яшьлегеңнең язларына ал инде үзең белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »