Аңламассың бу ирләрне,
Нинди хатын кирәктер?
Нинди булсак — шуңа риза
Булганнары сирәктер.
Бизәнсәң — "таш курчак", "маймыл",
Бизәнмәсәң — җен, диләр.
Эндәшмәсәң — җүләр, дәшсәң —
Булган әллә кем диләр!
Уф, үләм, үләм, мин сезгә карап,
Кыланышыгыз харап.
Бар җирегез камил мени,
Бар җирегез камил мени?
Һич булмый сезгә ярап.
Симез булсаң да ярамый,
Сыер хәтле бу, диләр.
Ябыксаң — кипкән агачка,
Я килькигә тиңлиләр.
Усалны да өнәмиләр,
Аждаһа, диләр, елан.
Җебегән булган бу, диеп,
Көләләр юашлардан.
Уф, үләм, үләм, мин сезгә карап,
Кыланышыгыз харап.
Бар җирегез камил мени,
Бар җирегез камил мени?
Һич булмый сезгә ярап.
Укысаң — үтә акыллы,
Чибәрләре — җилбәзәк.
Ничек кенә ошарга соң?
Сез, ир-атлар, бик мәзәк.
Күз салыгыз үзегезгә,
Көзгегә карагыз да.
Әллә нәрсәгә ошаган
Затлар бар арагызда.
Уф, үләм, үләм, мин сезгә карап,
Кыланышыгыз харап.
Бар җирегез камил мени,
Бар җирегез камил мени?
Һич булмый сезгә ярап.
Бар җирегез камил мени,
Бар җирегез камил мени?
Һич булмый сезгә ярап…
