Безнең гомер искән җилдәй
Күзгә күренми уза.
Көтеп алган ямьле язлар
Нигә соң бик тиз уза?
Ямансулап озатып калдым
Кыр казлары киткәнен.
Белми калдым, сизми калдым
Яшьлегемнең үткәнен.
Агыйделнең сулары да
Кирегә акса иде.
Үтеп киткәч шаян яшьлек
Әйләнеп кайтса иде.
Әллә ниләр бирер булам,
Агыйдел кире акса.
Унсигезем, унтугызым
Кабат әйләнеп кайтса.
Ике гомер бирелмәгән
Бу җирдә берәүгә дә.
Сәламәтлек бирсен Ходай
Ол(ы)гайган көннәрдә дә.
Китмә яшьлек, килмә картлык,
Бераз сабыр ит әле.
Кытыршалы кулың сузып,
Бусагамнан үтм(ә) әле.
Ямансулап озатып калдым
Кыр казлары киткәнен.
Белми калдым, сизми калдым
Яшьлегемнең үткәнен.
Белми калдым, сизми калдым
Яшьлегемнең үткәнен…
