Хыял (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Киләчәкнең ишекләре ябык,
Белмисең, кайчан булыр ачык.
Нәрсә язылган бу тормышта,
Соңырак бересең, ашыкма.
Авырлыклар булса да — уза,
Дөньялар шулай гына бара.
Яңгырлар узгач, кояш чыга,
Җылытып хыялны яктырта.

Ышануың бетсә дә,
Күп еллар үтсә дә,
Ходай бирде хыялны,
Йөрәгеңдә тот аны.

Катлаулы тормын бу дөньяда,
Тотсаң да, тотмасаң — көн уза.
Вакыты килгәч — мизгел булыр,
Тормышны алыр да үзгәртер.
Авырлыклар булса да — уза,
Дөньялар шулай гына бара.
Яңгырлар узгач, кояш чыга,
Җылытып хыялны яктырта.

Ышануың бетсә дә,
Күп еллар үтсә дә,
Ходай бирде хыялны,
Йөрәгеңдә тот аны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »