Дуслар белән рәхәт

Сулар һавам, эчәр суым икән,
Сез, дусларым, шуны аңлагыз.
Сезнең белән көнем-төнем нурлы,
Өмет белән ата таңнарым.

Сез дусларым белән тормыш матур,
Сез дусларым белән, эй, рәхәт!
Шатлыгын да борчуын, хәсрәтне дә
Бүлешәсез — шуңа мең рәхмәт.

Башым куеп болыт-мендәрләргә,
Назланасы килә кайвакыт.
Йөзләремдә кояш балкып торган
Сүзләр әйтә дуслар һәрвакыт.

Сез дусларым белән тормыш матур,
Сез дусларым белән, эй, рәхәт!
Шатлыгын да борчуын, хәсрәтне дә
Бүлешәсез — шуңа мең рәхмәт.

Гомер юлым — тау елгасы минем,
Офыклардан җырлап юл ала.
Мин бәхетле, дуслар, сезнең белән,
Йөрәкләргә йөрәк юл таба.

Сез дусларым белән тормыш матур,
Сез дусларым белән, эй, рәхәт!
Шатлыгым, борчуым, хәсрәтне дә
Бүлешәсез — шуңа мең рәхмәт.

Сез дусларым белән тормыш матур,
Сез дусларым белән, эй, рәхәт!
Шатлыгын да борчуын, хәсрәтне дә
Бүлешәсез — шуңа мең рәхмәт.
Шатлыгын да борчуын, хәсрәтне дә
Бүлешәсез — шуңа мең рәхмәт…
Бүлешәсез — шуңа мең рәхмәт…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »