Туган ягым мине каршы ала,
Киңләп ачып яшел кочагын.
Тәрәзәдән күзен алмый әнкәй,
Сүндермичә кайнар учагын.
Авыл очындагы каен кызы
Чуклы шәлен изи ерактан.
Алып китә мине аякларым
Сукмаклардан, үзем яраткан.
Елга буйларында бәпкә үлән.
Ялан тәпи үстек йөгереп.
Чабып үткән наян балачакның
Артларыннан булмый өлгереп.
Чишмәләргә төшеп рәхмәт әйттем,
Без сыйланып үскән суына.
Чишмә сулы гүзәл туган яклар
Сагындырды гомер буена.
Таныш сукмаклардан тагын да бер
Яшьлек эзләреннән үтәмен.
Сау бул инде, газиз туган авыл.
Тагын кайтыр өчен китәмен.
Добавлено tatassr в Втр, 21/10/2025 - 10:58
«
»
