Күңелле җырлар

Уртадагы урындыкка
Утыргансың берүзең;
Матур үзең, үтә сүзең,
Туган илдә берүзең.

Алып бирәм алтын тарак
Маңгай чәчең тарарга;
Йөзләреңдә нурлар уйный,
Кыймыйм туры карарга.

Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә;
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телем бәйләнә.

Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул;
Жан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә буда ул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (7 голосов)
« »