Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы —
Изге юл тели аның тавышы.
Очар кошлар без: ямьле бу язда,
Юл җиңел булмас, сынаулар алда.
Киңәш бирергә, ярдәм итәргә
Абый-апалар булмаслар янда.
Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,
Туган оясын онытмый кошлар.
Соңгы кыңгырау еракта калыр,
Еллар узгач та колакта чыңлар,
Моңлы җыр булып колакта чыңлар.
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
Добавлено tatassr в СР, 22/10/2025 - 10:01
«
»
