Салкын җилләр каурыемны каерган иде,
Каты язмыш туган яктан аерган иде.
Туган ягым — Азнакаем,
Көт инде.
Мин барыбер гел синеке
Бит инде.
Язмышларым җиңеләйде, ярам төзәлде.
Туган якка алып кайта гомер җилләре.
Туган ягым — Азнакаем,
Көт инде.
Мин барыбер гел синеке
Бит инде.
Яз тургаең булып кайтам, кабул ит инде,
Чит җирләрнең бер үксезе булмам бит инде.
Туган ягым — Азнакаем,
Көт инде.
Мин барыбер гел синеке
Бит инде.
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
Добавлено tatassr в СР, 22/10/2025 - 10:47
«
»
