Ык буйлары бигрәк ямьле,
Кошлар сайрый тирәктә.
Сайраулары моңнар булып
Кабатлана йөрәктә.
Сагынып кайтам Ык буена
Шомырт чәчәк атканда.
Яшьлегемә кайтам кебек
Ык буена кайтканда.
Саубуллашып киткән чакта
Таллар кала озатып.
Ык буенда җыр яңгырый
Күңелләрне кузгатып.
Борылып-борылып еракларга
Ага Ыкның сулары.
Өзелеп-өзелеп сагындыра
Яшьлегем — Ык буйлары.
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
Добавлено tatassr в СР, 22/10/2025 - 11:10
«
»
