Ә син кая?

Кара төндә күмерләнеп әрнү кала.
Әкрен генә төнне ярып көн юл ала.
Күңел эзли, йөрәк сызлый.
Ә син кая, ә син кая?

Алсу таңның якты нуры балкый бара,
Шикләнү юк, ышанычым арта бара.
Күңел бизми, сине эзли.
Ә син кая, ә син кая?

Акыл хискә ирек бирми — аяк чала,
Буй-сыннарың күз алдында гына кала…
Күңел эзли, йөрәк сызлый.
Ә син кая, ә син кая?

/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ә син кая?»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »