Чатыр тауга менеп күз сирпесәм,
Офыкларым йөз кат киңәйде.
Гомер буе йөртәм күңелемдә
Шул ноктадан карап күргәнне.
Чатыр тауга менеп бер җырласам,
Ак каеннар калды шаулашып.
Киталмадым ташлап мин аларны,
Яшәгәнгә хисләр аңлашып.
Чатыр тауга менеп бер сызгырсам,
Байбаклары җавап кайтарды.
Чит җирләрнең оҗмах-җәннәтенә
Алыштырмам туган якларны.
/ Татарстанның иң биек ноктасы булган Чатыр тауның биеклеге 334,5 м. Азнакай районы /
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
Добавлено tatassr в СР, 22/10/2025 - 15:39
«
»
