Кайтам сиңа, газиз Азнакаем,
Якташларым:
— Кайт! — дип чакырды.
Синдә каршылыйсы таңнарым бар,
Тауларым бар — җырлы, чатырлы…
Кайтам сиңа, газиз Азнакаем,
Үрләреңә җырлап калкырга…
Илгә тарту көче тиңдәш икән
Ил күкрәген бизәр алтынга.
Кайтам сиңа, газиз Азнакаем,
Урый-урый кайтам Җир шарын.
Җирем-күгем белән сыендырып
Назлар төсле кайнар кочагың.
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
Добавлено tatassr в СР, 22/10/2025 - 15:57
«
»
