Чишмәләр көе

Чишмәләр иле син, туган як!
Зәмзәм су чишмәләр — саны юк.
Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр,
Җиремнең сусаган чагы юк.

Су ала яшь кызлар — чык кипми —
Чиләкләр кайталар җыр белән.
И хозур! Чишмәләр чылтырый, —
Ярлары ямь-яшел үр-келәм.

Ял итеп кит бездә, мосафир,
Отып кит чишмәләр көен син.
Туганнар ишетеп шат моңны —
Сөенсен, дошманнар — көенсен!

Чишмәләр иле син, туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап…

/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Чишмәләр көе»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »