Әсәй авылы көе

Категория: көе сүзләре

Сукмагыңа күктән йолдыз түшим,
Якты аем сиңа талисман.
Гафу итмәс мине үткәннәрем,
Кайтыр юлларымны ялгышсам.

Кызыл тавыңнан нурлар тарала,
Күңел түрендә җырлар ярала.
Әй туган җирем — газиз Әсәем,
Бәла-казадан безне арала, арала.

Еракларда диңгез-таулар күреп,
Сокланудан телсез калам мин —
Әҗәл даруларын, туган җирем,
Синнән генә ләкин алам мин.

Кызыл тавыңнан нурлар тарала,
Күңел түрендә җырлар ярала.
Әй туган җирем — газиз Әсәем,
Бәла-казадан безне арала, арала.

Сиңа атап язган җырларымны
Таң җилләре илгә таратсын.
Һәр карышың — минем бәхетемнән,
Сөю белән тулган тараф син.

Кызыл тавыңнан нурлар тарала,
Күңел түрендә җырлар ярала.
Әй туган җирем — газиз Әсәем,
Бәла-казадан безне арала, арала.

/ Әсәй (рус. Асе́ево) — Татарстанның Азнакай районындагы авыл /
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »