Чатыр тауга менсәм, серләремне
Сөйләр идем ялгыз каенга.
Сөйгәнемнең туй күлмәге төсле
Ап-ак минем Азнакаем да.
Азнакаем — ак калам,
Җиреңнән алтын алам.
Мин бит синең гашыйк балаң,
Бәх(е)темне синдә табам.
Күзләреңнең якты утларыннан
Нуры арта тулган айның да.
Яшьлегебез, якты һәйкәл булып,
Җырга күчә Азнакаемда.
Азнакаем — ак бишек,
Бишегем, ак чатырым.
Әгәр килсәң Азнакайга,
Китәлмәссең, матурым.
Ятимләнеп калам, Азнакайдан
Азга гына киткән саен да.
Җаннарымның әллә бер яртысы
Кала микән Азнакаемда?
Азнакаем — ак калам,
Җиреңнән алтын алам.
Мин бит синең гашыйк балаң,
Бәх(е)темне синдә табам.
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
