Котлы булсын туйларыбыз!

Категория: көе һәм сүзләре

Туй күлмәкләре кигәнсез,
Туй балдаклары кигәнсез,
Балкып тора нурлы йөзегез,
Серләшкәнсез, берләшкәнсез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез, тату гомер итегез.

Котлы булсын туйларыбыз!
Ямьле булсын туйларыбыз!
Уйнап, көлеп, җырлап биик без!
Уйнап, көлеп, җырлап биик без!

Зифа сезнең буйларыгыз,
Шомырт кара күзләрегез,
Гөл-чәчәкләр кебек үзегез,
Якты булсын күңелегез,
Ак бәхеткә күмелегез.
Гел яшьлектә үтсен гомерегез.

Котлы булсын туйларыбыз!
Ямьле булсын туйларыбыз!
Уйнап, көлеп, җырлап биик без! ,
Уйнап, көлеп, җырлап биик без!

/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Котлы булсын туйларыбыз!»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »