Сабый чакны искә төшереп бер
Меник әле Чатыр тавына.
Тау башыннан сөеп карыйк әле
Уразайга — туган авылга.
Машинаңны калдыр, җәяү меник,
Тәвәккәллик текә ягыннан.
Тау менүнең кыен рәхәтлеген
Бөтен тәннәр өзелеп сагынган.
Аякларны сабый чактагыча
Кытыкласын әле кылганнар…
Шушы туфракка бит иң кадерле
Хатирәләр сеңеп калганнар.
Авыз итик тау битеннән типкән
Изге чишмәсенең суыннан.
Бергә үскән якташларын танып,
Сәлам биреп торсын суырлар.
/ Уразай (рус. Уразаево) — Татарстанның Азнакай районына керүче авыл. Стәрле (рус. Стярле) елгасы буена урнашкан. /
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
