Ашыгып кайтам, күрергә
Еракка киткән саен.
Син моңым, назым, илһамым,
Сагындым, Азнакаем.
Бәхет бишегем шушында,
Үтсә дә бала чагым.
Иң матур җырларым сиңа,
Кабул ит, Азнакаем.
Утчыл миләшләрең белән
Серләшә ялгыз каен,
Син минем гомер юлдашым,
Язмышым — Азнакаем.
/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /
Варианты песни
Добавлено tatassr в ЧТ, 23/10/2025 - 10:26
«
»
