Төнбоек (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таянып су иңнәренә
Кояшка карап баккан,
Зәңгәр күлдә aп-ак булып
Төнбоек чәчәк аткан.

Көнгә ачылган чәчәге
Җәйнең назлы бизәге.
Төнбоеклар елмаешты,
Талларга кул изәде.

Зифа таллар сыгылдылар,
Иелделәр суларга.
Ак күлмәкле төнбоеклар
Гашыйк булды шуларга.

/ Чыганак: Азнакай тамчылары (төз. С.Вилданова, М.Галиев) — Казан: Рухият, 2000. /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »