Балачакта кичке уен —
Иң күңелле хәтирә.
Бәхетнең дә чиге юктыр
Дуслар җыелган җирдә.
Дөбер-дөбер-дөбердә,
Идәннәрне селкетә.
Күңелләрне җилкетә,
Әй, гомеребез.
Эх, дөбердәтәбез,
Бер генә гомеребез,
Кадерләрен белегез.
Эх, дөбердәтәбез,
Безгә бер сүз әйтмәгез,
Рәхәтләнеп яшибез.
Су буйлары яшел үлән,
Елга гына тарайган.
Без дә инде үсеп җиттек,
Төрле якка таралган.
Дөбер-дөбер-дөбердә,
Идәннәрне селкетә.
Күңелләрне җилкетә,
Әй, гомеребез.
Эх, дөбердәтәбез,
Бер генә гомеребез,
Кадерләрен белегез.
Эх, дөбердәтәбез,
Безгә бер сүз әйтмәгез,
Рәхәтләнеп яшибез.
Дөнья чаба, вакыт уза,
Без генә үзгәрмибез.
Дуслыкның кадерен белеп,
Бердәм булып яшибез.
Дөбер-дөбер-дөбердә,
Идәннәрне селкетә.
Күңелләрне җилкетә,
Әй, гомеребез.
Эх, дөбердәтәбез,
Бер генә гомеребез,
Кадерләрен белегез.
Эх, дөбердәтәбез,
Безгә бер сүз әйтмәгез,
Рәхәтләнеп яшибез.
